Алабугада тагын 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 48 кешенең COVID-19 белән авыруы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 26, Чаллыда — 11, Менделеевск районында — 2, Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
31 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 465 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 255 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 5 кеше.
Барлыгы 993 255 кешегә прививка ясалган. Шулардан 840 770 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев