Алабугада тагын 1 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган
Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 110 очрагы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 52, Чаллыда — 27, Әлмәт — 9, Түбән Камада — 5, Балык Бистәсендә — 4, Тукай районында — 3, Азнакай, Әлки, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
15 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 28 349 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 973 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 91 кеше.
Барлыгы 1 195 882 кешегә прививка ясалган. Шулардан 976 231 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев