Алабугада тагын 2 кеше коронавирус йоктырган
Барлыгы республикада соңгы тәүлектә 252 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 252 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 21е — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 23 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 56 кеше йоктырган. Чаллыда — 30, Түбән Камада — 20, Алабугада 2 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 36 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
13 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 140 624 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев