Алабугада тагын 2 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 46 очрагы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 22, Чаллыда — 8, Тукай районында — 5, Лаеш районында — 3, Алабугада — 2, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Менделеевск, Түбән Кама һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.
24 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 123 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 054 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 40 кеше.
Барлыгы 966 676 кешегә прививка ясалган. Шулардан 804 069 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев