Алабугада тагын 29 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 1 685 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 1685 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 297се — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 169 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 518 кеше йоктырган. Чаллыда — 269, Түбән Камада — 89, Алабугада 29 кешедә инфекция ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанның 44 районында COVID-19 йоктыручылар ачыкланган.
4 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 123 009 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев