Алабугада тагын 3 кешенең COVID-19 белән авыруы теркәлгән
Татарстанда соңгы тәүлектә 60 кеше коронавирус йоктырган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 60 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Яңа вирус йоктырган 24 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 20, Чаллыда — 12, Тукай районында — 6, Нурлатта — 4, Әлмәт һәм Алабуга районнарында — өчешәр, Актаныш, Лениногорск һәм Түбән Камада — 2шәр, Аксубай, Зәй, Лаеш, Балык Бистәсе, Саба һәм Чистай районнарында берешәр очрак ачыкланган.
28 сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 26 942 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 163 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше.
Барлыгы 1 080 174 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 947 523 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев