Алабугада тагын 40 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 2 545 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 2 545 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 334е — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 255 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 1064 кеше йоктырган. Чаллыда — 215, Түбән Камада — 104, Алабугада 40 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 44 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
25 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 108 612 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев