Алабугада тагын 56 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 2120 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 2120 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 340ы — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 245 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 815 кеше йоктырган. Чаллыда — 121, Алабугада 56 кешедә инфекция ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанның 43 районында COVID-19 йоктыручылар ачыкланган.
28 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 115 383 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев