Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булды

Рәхмәтуллин Нуретдин Нәфыйк улы вафаты уңаеннан район башлыгы кайгы уртаклашты. 

Тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхмәтуллин Нуретдин Нәфыйк улы вафат булды. 

17 яшьлек Нуретдинне 1944 елда армиягә алалар. Нуретдин Нәфыйк улы 7 ел хезмәт иткән. 1957 елның августына кадәр ул хәрбиләштерелгән янгын бүлеге командиры була. 

Башта гаилә Баулы, аннары Әлмәт районнарында яши, ә нефть чыганагы ачылу белән 1963 елда Алабугага күчеп килә. Биредә Нуретдин Нәфыйк улы лаеклы ялга чыкканчы янгын профилактикасы буенча инспектор булып эшли. 

Алабуга районы башлыгы инстаграм аша Нуретдин Нәфыйк улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев