Алабугада тагын бер кеше COVID-19 авыруын йоктырган
Алабуга районында барлыгы COVID-19 белән авыруның 43 очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган. Шул тәүлек эчендә 105 кеше савыккан. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
15 кеше хастаханәләргә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы).
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 16 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 13 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 11 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.
География:
Казан — 32
Яр Чаллы — 2
Әтнә — 1
Буа — 1
Биектау — 1
Алабуга — 1
Яшел Үзән — 3
Түбән Кама — 4
Нурлат — 2
Питрәч — 1
Тәтеш — 1
Тукай райоын — 1.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев