Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада танылган рәссам И. И. Шишкинның әтисенә һәйкәл куелды

Ул шәһәрнең туристик коды проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килгән.

Алабугада Ленин мәйданында танылган рәссам И. И. Шишкинның әтисе Иван Васильевич Шишкинга һәйкәл куелган. Ул шәһәрнең туристик коды проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килде. Скульптураның авторы: Фәнил Вәлиуллин. 

Шишкин скульптурасының безнең шәһәрдә барлыкка килүе очраклы түгел, чөнки ул Алабуга өчен күп нәрсә эшләгән. Бу вазифага ул ике тапкыр 1832-1835 һәм 1844-1846 елларда сайлана. Иван Васильевич Алабуганы төзекләндерү һәм шәһәр халкының тормышын яхшырту өчен күп көч куя: юлларга таш түши, иҗтимагый биналар төзи. Тоз һәм шәраб кибетләре, инвалидлар өчен казармалар, Троица чиркәве, Собор йорты төзүдә катнаша. 1833 елда Шишкин Алабугада үз проекты буенча һәм шәхси акчасына суүткәргеч төзү эшенә нигез сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев