Алабугада ташландык бина урынында термаль комплекс барлыкка киләчәк
Пролетар урамында төзелеп бетмәгән кирпеч бина инде берничә ел тора. Билгеле булганча, тиздән бу объект яңа тормыш алачак һәм шәһәр өчен файдалы булачак.
Алабуганың өске өлешендә урнашкан бинаны 2019 елда ук төзи башлаганнар. Анда мунча ачарга ниятләгәннәр иде. Шәһәрнең өске өлешендә җәмәгать мунчалары булмаганлыктан, бу мәсьәлә бүгенге көндә дә алабугалылар өчен актуаль булып кала. Әмма 2020 ел пандемиясе аркасында төзелеш 5 елга тукталды.
Ниһаять, яхшы яңалык — Алабугада терма ачылачак. Пролетар урамында төзелгән бинаны «Алабуга термалары» җәмгыяте сатып алган. Компаниянең генераль директоры Тимур Басыйров сүзләренчә, аны реконструкцияләүгә 400 миллион сум кертергә планлаштыралар, ә 2026 елның икенче кварталында ул эшли башлар дип ниятләнә.
АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Светлана Карлина сүзләренчә, төзелешне яңарту шәһәр өчен зур әһәмияткә ия, чөнки бу мөһим социаль проект. Әлеге бина яңа сулыш алачак, үзәк проспекттагы ямьсез тап юкка чыгачак. Объект үзәктә урнашкан, аңа җәмәгать транспортында да, җәяү дә барып җитү уңайлы. Шулай ук яңа термалар Алабугага тагын да күбрәк туристларны җәлеп итәчәк. Истәлекле урыннарны караганнан соң да шәһәрдә тоткарланырга сәбәп булачак.

Термаларның нинди булачагын без Тимур Басыйровтан сорадык.
— Объектка масштаблы реконструкция ясалачакмы?
— Зур реконструкция планлаштырылмый. Башлангыч проектны тамырдан үзгәртмибез, әмма эчке купельне өстәдек, (элек урамда гына булырга тиеш булган), мунча һәм сауналар санын, ял итү зоналарын арттырдык. Проектның ахыргы версиясе хәзер күзәтчелек органнарында.
— Термаль комплекста нинди хезмәтләр күрсәтеләчәк?
— Сәламәтләндерүгә һәм ял итүгә юнәлдерелгән хезмәтләрнең киң спектры тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, термаль һәм минераль сулы коену урыннары, 12 төрле сауна һәм мунча (фин, рус, хамам һ.б.), спа-процедуралар (массаж, гидромассаж ванналары һ. б.), сәламәтләндерү программалары, шулай ук кафе, барлар һәм ял итү зоналары.
— Бәяләргә килсәк, алар нинди булачак: абонементлар системасы, бәяләр диапазоны?
— Безнең комплексның бәя сәясәте һәркем файдалана алырлык булуга юнәлдереләчәк. Безнең максат — комплексны һәр кунак өчен уңайлы итү. Бәя сәясәте маркетинг бүлеге белән килештереләчәк. Килү бәяләре тәүлекнең вакытына һәм атна көннәренә бәйле. Эш көннәрендә сәгать бәясе гадәттә ял һәм бәйрәмнәргә караганда түбәнрәк. Билетларны берничә сәгатькә сатып алырга яки көне буе чикләнмичә ял итүне сайларга мөмкин.
Өстәп әйтик, Алабуга термаларында елына 250 000 гә якын һәм көненә 700 гә якын кеше килер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев