Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәнделәр

Узган атнада Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре татар телендә сәнгатьле итеп чыгыш ясау тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, институт мөгаллимнәре «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган программа белән республиканың күп кенә районнарында чыгыш ясаган. Алабуга утызынчы район булып тора.
Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина сәламләп, чараның мөһимлеген билгеләп үтте.


— Без барыбыз да, нинди телдә сөйләшсәк тә, сөйләм телен баетырга кирәклеген аңлыйбыз. Бу чараның Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелүе аеруча әһәмиятле. Алган белемнәр, күнекмәләр барыбыз өчен дә файдалы булыр дип өметләнәбез, — диде ул, оештыручыларга рәхмәт белдереп.
Чара ике өлештән торды. Аның беренче өлешендә чыгыш ясау сәнгате, фикерне дөрес итеп җиткерү, текст язу тәртибе, сөйләм үзенчәлекләре, авазларның дөрес яңгырашы һәм кеше алдында үз-үзеңне тоту турында барды. Алабугалылар Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Азат Зарипов, Земфира Ибәтова, Әлфис Галиуллиннарның чыгышларын тын да алмый тыңлады. Моннан кала, белгечләр берсеннән-берсе матур шигырьләр укыды, җырлады. 


— Һәр район үзәгенә килеп, төрле һөнәр иясе булган җитәкчеләр белән татар телендә, үзебезнең туган телебездә сәнгатьле итеп чыгыш ясау буенча тәҗрибә уртаклашабыз. Чыгыш ясау осталыгы һәм чыгыш ясау сәнгате дигәндә, һәр ике очракта да бик кызыклы төшенчә бар. Берсендә осталык, икенчесендә сәнгать. Димәк, халык алдына яки сәхнәгә чыгып басу, бездән әнә шундый югарылыкны таләп итә, — диде Илсөяр Шиһапова, һәм илдә бу проектның бердәнбер һәм уникаль булуын билгеләп үтте.
Азат Зарипов чыгыш ясар алдыннан киеренкелектән котылу, дулкынлануны җиңү буенча күнегүләр күрсәтте, залда утыручылар зур теләк белән аның артыннан кабатлады. 


Халык алдында чыгыш ясаганда, һәр авазны төгәл итеп җиткерергә кирәк. Моның өчен артикуляция гимнастикасы зур әһәмияткә ия. Земфира Ибәтова үзенең чыгышы вакытында нәкъ менә шул өлкәгә басым ясады.
— Минем татар авазларының саф, матур, дөрес, аңлаешлы итеп әйтелешенә тукталасым килә. Игътибарсызлык, битарафлык аркасында сөйләмебездә кимчелекләр туа. Саф татарча сөйләшү дигәндә, без татар авазларының әйтелешеннән башлыйбыз, чөнки бүген аларның әйтелеше бик үк дөрес түгел, — диде ул, төрле мисаллар китереп.
Беренче өлеш тәмамланганнан соң, чарада катнашучылар аягүрә Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә язылган җырны башкарды.
Чараның икенче өлешендә җитәкчеләр өчен гамәли дәрес узды. 
Искәртик, әлеге осталык дәресе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге, аның каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, аның рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән үткәрелә. 
— Бик файдалы чара. Тәҗрибә тупладык, Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре безгә артикуляция, дөрес сулыш алу, хәрефләрнең һәм авазларның дөрес әйтелеше турында сөйләде, — дип фикерен уртаклашты Морт мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфинә Гаффанова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев