Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Татарча диктант — 2025» акциясе узачак

14 ноябрьдә Алабугада «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе узачак.

Акциянең максаты — татар телен яратучыларны берләштерү, грамоталы язуга һәм әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру. Диктантта теләгән һәркем катнаша ала.

Быел татарча диктант унынчы тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 

Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә дә язып була. Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта «катнашучы» буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз.

Алабугалылар татар телен белү дәрәҗәсен А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә (Казан урамы, 15) ачыклый алачак. «Татарча диктант» акциясе 14 ноябрьдә үткәрелә, башлана сәгать 10:00дә. 

Белешмә өчен телефон номеры: 7-83-34.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев