Алабугада Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау башланды
Халык 7:00 дән 20:00 гә кадәр тавыш бирә ала.
Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау башланды. 1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Алабуга шәһәрендә барлыгы 51 833 сайлаучы, шәһәр территориясендә — 39 сайлау участогы бар, шуларның берсе үзәк хастаханә территориясендә.
Бары тик бер көн − 8 сентябрьдә, иртәнге 7дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Сайлаучылар ике сайлау бюллетене алачак — берсендә сәяси партияләр, икенчесендә бер мандатлы округ буенча кандидатлар күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев