Алабугада тәүлек буе юлларны чистарталар һәм ерак юлга чыгудан баш тартырга киңәш итәләр
Берничә көн эчендә айлык нормадан күбрәк кар явуы көтелә.
Шәһәр хуҗалыгы буенча чираттагы киңәшмәдә төп темаларның берсе кар яву сәбәпле эшләрне оештыру булды.
Синоптиклар фаразлавынча, кар дүшәмбегә кадәр дәвам итәчәк. Берничә көн эчендә айлык нормадан күбрәк кар явуы көтелә.
«Без тәүлек буе эшлибез: карны җыештырабыз, юл-транспорт һәлакәтен булдырмау өчен юлларны реагентлар белән эшкәртәбез. Район территориясе буенча М-7 трассасында кирәк булганда тәүлек буе туклану оештырылачак. Мөмкин булганча ерак сәфәрләрдән баш тартырга киңәш итәбез», — дип мөрәҗәгать итте халыкка район башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов.
Инфраструктура үсеше буенча җитәкче урынбасары Андрей Томилин йорт яны территорияләрен җыештыру турында сөйләде. Хәзер ишегалларында 7 берәмлек техника эшли, өстенлекле юнәлеш — юлларны чистарту. Парковка урыннары кар яву ешлыгы аркасында соңрак җыештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев