Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Теләкләр чыршысы» акциясе башланды

Шәһәр администрациясе фойесында гадәти булмаган шарлар белән бизәлгән бәйрәм чыршысы урнаштырылган.

Яңа ел алдыннан Алабугада традицион «Теләкләр чыршысы» акциясе старт алды. Шәһәр администрациясе фойесында гадәти булмаган шарлар белән бизәлгән бәйрәм чыршысы урнаштырылган. Аларның һәрберсендә авыр тормыш хәлендә калган баланың исеме һәм аның Яңа ел теләге язылган.

Инициативаның максаты — балаларга могҗизага ышаныч бүләк итү, аларның иң зур хыялларын тормышка ашыру. Быел Кыш бабайның исемлегендә 85 кечкенә алабугалы бар.

Инде хәзер үк акциягә администрация хезмәткәрләре, җирле предприятиеләр җитәкчеләре һәм депутатлар актив кушылды. Оештыручылар һәркемне акциягә кушылырга чакыра. Катнашу өчен администрациягә килеп, чыршыдан шар-открытка сайлап алырга һәм координаторлар белән 8 (85557) 7-87-94 телефоны аша элемтәгә керергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев