Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада терекөмешле лампаларны тапшыру урыны билгеле булды

Ул Яр Чаллы шоссесы урамында урнашкан.

Шушы көннәрдә генә Алабуга шәһәр Советы депутатларының 30нчы сессиясе булды. Көн тәртибенә куелган сораулар шактый төрле булып чыкты.
Сессия барышында бюджетка кагылышлы мәсьәләләр расланды.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова Алабуга бюджетының узган ел өчен үтәлеше турында хәбәр итте. Шәһәрнең үз кереме 415,0 миллион сум, бушлай кертемнәр — 52,3 миллион сум тәшкил итте.

2022 елда физик затлар өчен салымнар түләүчеләрдән иң зурлары булып «Алабуга сәнәгый төрдәге предприятие» МИЗы предприятиеләре һәм резидентлары кала бирә — алар барлык керемнәренең 42 процентын түли.

Чыгымнарга килгәндә, алар күбрәк физкультура һәм спорт, торак-коммуналь өлкәгә (ТКХ һәм төзекләндерүне дә кертеп), мәдәният һәм кино төшерүгә тотыла.

«Илкүләм икътисад» бүлеге буенча — 57,6 миллион сум акча су һәм юл хуҗалыгында тәртип булдыруга киткән. 

Нәтиҗәдә, бюджет үтәлгән, керемнәр чыгымга караганда 33,5 миллион сумга арткан.

Моннан тыш, дерпутатлар терекөмешле лампалар туплау урынын бертавыштан расладылар — ул Яр Чаллы шоссесы урамындагы 9нчы йортта урнашкан.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев