Алабугада термаль комплекс җәйгә ачылачак
Нефтьчеләр проспектында, шәһәрнең үзәгендә, инде берничә ел төзелеп бетмәгән кирпеч бина тора.
Әмма бу җәйдә, инвесторлар сүзләренчә, объект яңа тормыш алачак: монда заманча термаль комплекс ачарга планлаштыралар.
Төзелеш 2019 елда ук башланып киткән иде, әмма ул пандемия һәм беренче подрядчының финанс кыенлыклары аркасында туктатылды. Хәзер әлеге бина сатып алынган.
— Без шәһәр өчен социаль әһәмияткә ия булган бу объект турында белдек һәм аны термаль комплекс төзелешен дәвам итү өчен сатып алдык, — дип сөйләде «Алабуга термалары» җәмгыяте генераль директоры Тимур Басыйров.
Төзелешне яңарту — шәһәр өчен мөһим вакыйга. Беренчедән, үзәк проспекттагы «ямьсез тап» юкка чыгачак. Икенчедән, шәһәрдә күптән көтелгән ял объекты барлыкка киләчәк. Өченчедән, комплекс кунакларга Алабугада тоткарланырга сәбәп бирә торган яңа туристик магнит булачак.
Комплекс кунакларын нәрсә көтә:
Су процедуралары: ике купель (бар сезон өчен урамда һәм бина эчендә), гидромассажлы тоз купельләре, салкын купель һәм балалар купеле.
Мунчалар: төрле мунчалар, сауналар, өч төрле хамам. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гомуми зоналар да, аерым мунча комплекслары да каралган.
Туклану: эчемлекләр һәм кабымлыклар белән бар зонасы, төшке ашлар, ә җәй көне — фудтраклар һәм урам кафелары.
Балалар өчен: икенче катта аттракционнар белән куркынычсыз купель һәм махсус балалар саунасы җиһазландырыла.
Термаларга керү бәясе әлегә килештерү процессында, әмма, Тимур Басыйров сүзләренчә, ул һәркем өчен уңайлы булачак. Якын арада объектта эчке бизәү һәм җиһазларны монтажлау эшләрен башларга ниятлиләр.
Якынча ачылу вакыты: 2026 елның икенче кварталы ахыры − өченче кварталы башы. Түземсезлек белән көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев