Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада территорияләрне җыештыру өчен җаваплылык зоналарын арттырырга мөмкиннәр

Апрельдә традицион икеайлык старт ала.

1 апрельдән Алабугада шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар-экологик хәлен яхшырту буенча 2 айлык старт ала.

Шәһәрне һәм районны төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, социаль өлкә учреждениеләренә участок чикләреннән ун метр радиуста урнашкан территорияләр беркетелгән. Базарлар, сәүдә һәм гомуми туклану оешмалары артында — участок чигеннән машина юлына кадәр утыз метр, ә автозаправка станцияләре артында — илле метр.

Әмма, АМР башлыгы Рөстәм Нуриев фикеренчә, бу нормаларны өлешчә арттырырга кирәк. Бюджет оешмаларының, мәсәлән, мәктәпләрнең, институтның, хастаханәләрнең күләмлерәк территориядә чисталыкны саклап калу көчләреннән килә.

Коммерцияле оешмаларга килгәндә, монда шәһәр базарларына аерым игътибар бирергә кирәк. Аларның хуҗалары, Рөстәм Нуриев сүзләренчә, янәшәдәге участокларны чүпләүгә еш юл куя, кайбер керү юллары да начар хәлдә. Ә бит быел Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, шуңа күрә шәһәрне 9 майга кадәр тәртипкә китерергә өлгерергә кирәк, дип ассызыклады башлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев