Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында җәмәгать иминлеген ныгыту буенча өстәмә чаралар мәсьәләсен карадылар.

25 декабрьдә Алабуга муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышта комиссия рәисе урынбасары — АМР башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм дин әһелләре катнашты.

Террорчылыкка каршы комиссия кысаларында җәмәгать иминлеген ныгыту, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында мәсьәлә каралды.

«Кибердружина» эшен оештыру һәм экстремизмны профилактикалау һәм терроризм идеологиясе өлкәсендә яшьләр активы мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук Алабуга муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең 2024 елга эш планын расладылар.

Комиссиядә куркынычсызлыкны арттыру һәм пассажирларны хокуксыз гамәлләрдән саклау максатыннан җәмәгать пассажир транспортын куркыныч турында хәбәр итүче сигнализация төймәләре белән җиһазландыру мәсьәләсе каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев