Алабугада тәүлек эчендә Covid-19дан зарарлануның тагын бер очрагы ачыкланган
Шулай итеп, Алабугада авыручыларның гомуми саны - 54 кеше.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
6 кеше хастаханәләргә салынган, 26 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 13 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 11 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 2 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 18, Түбән Камада — 3, Нурлатта 2 кеше коронавирус йоктырган. Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Алабуга, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
14 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5061 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3916 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 10 кеше.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев