Алабугада тәүлек эчендә COVID-19дан зарарлануның тагын бер очрагы теркәлгән
18 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5186 очрагы ачыкланган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
12 кеше хастаханәләргә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 7 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 10 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 11, Яр Чаллыда — 7, Яңа Чишмәдә 2 кеше коронавирус йоктырган. Арча, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән.
18 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5186 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4017 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 30 кеше.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев