Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада төнге рейд: яшүсмерләр «комендант сәгате»н боза

Узган җомгада балигъ булмаганнар эшләре буенча ведомствоара комиссия шәһәр урамнары буйлап төнге рейд уздырды.

Тикшерүнең максаты: ТРның 71 нче законын бозуларны ачыклау. Әлеге закон буенча балигъ булмаганнарга 23 сәгатьтән соң олылардан башка урамда йөрү тыела. Кызганычка, рейд барышында мондый очраклар теркәлде.

Беренче хокук бозулар: кафе һәм парклар
Рейд яшьләрнең популяр ял итү урыннарын тикшерүдән башланды. «Вкусно и точка» кафесында инспекторлар берьюлы берничә яшүсмерне очратты. Алар арасында егетләр дә, кызлар да бар иде. Закон буенча, беркетмәләрне рәсмиләштергәннән соң яшүсмерләрне үзләрен генә җибәрмиләр — урынга ата-аналарны чакыралар.

Кызын алырга килгән әниләрнең берсе гаҗәпләнде — кызы әнисенә дус кызында куна калам һәм инде йокларга ятам дип шалтыраткан була. Икенче очрак катлаулырак булып чыкты: егетне алырга улы белән күптәннән аралашмаган әтисе килде. Ир-ат белдергәнчә, яшүсмернең әнисе башка төбәккә күчеп киткән, ә егетнең үзен күптән түгел уку йортыннан куганнар.

— Без быел гына үзара элемтә урнаштыра башладык. Аны үземә алам, эшкә урнаштырам. Барысы да рәтләнер дип өметләнәм, — дип уртаклашты әтисе.
Икенче нокта «Гуляй-парк» булды, ротонда янында шау-шулы компания җыелган. Алар арасында алкоголь исереклек билгеләре булган яшүсмер кыз да бар иде.

Таңны каршы алу һәм яңа хокук бозулар
Комиссия шулай ук шәһәр пляжында булды, анда гадәттәгечә чыгарылыш төнендә яшьләр таңны каршы ала. Яшүсмерләрнең бер өлеше әти-әниләре белән иде, бу тикшерүчеләрне шатландырды.

— Өлкәннәрнең җаваплылыкны үз өсләренә алуы мөһим, — дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон.

Әмма янәшәдә тагын бер компания бар иде, анда инде 16 яшьлек кызның булуы да ачыкланды. Тоткарланган яшүсмерләрнең барысы да диярлек күз яшьләре белән төнлә «беренче тапкыр» урамга чыгуларына, ә алкогольне «очраклы рәвештә» эчеп караганнарына ышандырырга тырышты.

Нәтиҗәләр һәм кисәтү
— Хөрмәтле ата-аналар, исегездә тотыгыз: 23:00 сәгатьтән соң балаларга олылардан башка урамда йөрү тыела! Бүгенге тәртип бозучылар да искәрмә түгел. Аларның ата-аналарына карата административ беркетмәләр төзелде, — дип ассызыклады Елена Мерзон.

Бу рейд яшүсмерләрне дә, аларның гаиләләрен дә куркынычсызлык һәм законны үтәү турында уйланырга мәҗбүр итәр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев