Алабугада төнлә урамда йөргән балалар өчен әти-әниләре җавап бирәчәк
Яңа ел каникулларында КДН махсус профилактик рейдлар уздырачак.
Хөрмәтле ата-аналар һәм балигъ булмаганнарның законлы вәкилләре!
Алабуга районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе (КДН) искә төшерә: Татарстан Республикасының № 71-ЗРТ Законы нигезендә 1 сентябрьдән 31 майга кадәрге чорда балигъ булмаганнарга төнлә 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр ата-аналарыннан яисә законлы вәкилләреннән башка булу тыела. 2025 елның 30 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр комиссия төнге профилактик рейдлар үткәрәчәк. Балигъ булмаганнарның иминлеген тәэмин итү максатларында:
1. Күрсәтелгән чорда балаларның кайда булуын игътибар белән күзәтергә.
2. Балигъ булмаганнарның өйдән читтә булу вакытын контрольдә тотарга.
3. Балаларга законны һәм иминлек кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерергә.
Исегезгә төшерәбез, «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» гы 120-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ата-аналар һәм законлы вәкилләр үз балаларын тәрбияләү һәм карау өчен җаваплы!
Бурычларны үтәмәү РФ КоАП 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка китерә. Балаларыгызны саклагыз һәм бәйрәм көннәрен куркынычсыз үткәрегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев