Алабугада ТР Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы узды
Утырыш Шамил Гафаров һәм Айрат Сәмигуллин рәислегендә үтте.
2024 ел башыннан Татарстан юлларында 146 кеше һәлак булган. Шул ук чорда 1300 дән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Тулаем алганда, республика буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны кимесә дә, 2024 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре әнә шундый.
Мондый мәгълүматлар ТР Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышында яңгырады. Ул Алабуганың «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә оештырылды. Утырыш Татарстан Премьер-министры урынбасары — республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәте комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин рәислегендә узды.
— Юлларда үлем очракларының күбесе автомобильләрнең бәрелешүе һәм җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле. Шушы төр аварияләргә һәлак булганнарның 74 проценты туры килә. Шулай итеп, 2024 елның беренче алты аенда машиналарның бәрелешүе нәтиҗәсендә 86 кеше һәлак булган, ә җәяүлеләрне бәрдерү вакытында 22 кеше үлгән. Тагын 38 кеше машинаның юлдан төшеп китүе һәм киртәләргә бәрелү нәтиҗәсендә һәлак булган, — дип сөйләде Айрат Сәмигуллин.
— Татарстанның күп районнарына юл хәрәкәте иминлеген оештыру өстендә эшләргә кирәк. Шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсеше буенча сез беренче позицияләрдә, шәһәрнең җитәкчелек линиясе сизелә, әмма юл хәрәкәте иминлеге планында эшләп бетерергә кирәк, − диде Шамил Гафаров.
Аварияләрне кисәтү өчен өстәмә чаралар тәкъдим ителде:
— юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча халыкка смс-хәбәр җибәрү;
— юл хәрәкәте кагыйдәләрен күп тапкырлар тупас бозучы машина йөртүчеләр белән индивидуаль профилактик әңгәмәләр үткәрү;
— аварияләр арткан районнарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән Дәүләт автоинспекциясе идарәсе экипажлары җибәреләчәк.
Татарстан АЗСларының ягулык терминалларында машина йөртүчеләргә арыган хәлдә автомобиль белән идарә итүнең рөхсәт ителмәве турында искәртүче такталар барлыкка киләчәк. Моннан тыш, мондый мәгълүмат федераль һәм региональ юлларда мәгълүмат таблосында урнаштырылачак. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин сөйләде.
− Мондый инициатива Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, — дип саный Айрат Сәмигуллин.
Моннан тыш, республика трассаларында юлда авариялелек торышы турында мәгълүмат белән өстәмә щитлар урнаштырырга планлаштыралар. Мондый щитлар Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юлының ике участогында барлыкка киләчәк.
Утырыш барышында ТР автоинспекторларының «Волга-Вятскуправтодор» хезмәткәрләре белән бергә «Мин руль артында йокламыйм» акциясен үткәрүләре турында видеоролик күрсәттеләр. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, шулай ук ерак юлда булганда йоклау һәм ял итү режимы турында искә төшерделәр. Акциядә шулай ук юл буендагы сервис объектлары хуҗалары катнашты, алар машина йөртүчеләрне кофе һәм су белән сыйлады.
Бу айда ук Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Хокук бозуларсыз ай» конкурсын оештырачак. Бер ай дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаган катнашучылар бүләкләр алачак, — дип сөйләде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин.
— Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең рәсми Telegram-каналына язылырга, теркәлергә һәм бер ай дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска кирәк. Җиңүчене язылучылар арасыннан очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайлап алачаклар, — дип хәбәр итте Айрат Сәмигуллин.
Смс-хәбәрләр системасын гамәлгә кертүгә килгәндә, ул республика халкына юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртеп торачак. Бу система Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының халыкны начар һава шартлары турында хәбәр итү өчен кулланган системасына охшаш. Инициатива кысаларында юллардагы аварияләрне, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре, юл-транспорт һәлакәтләрен үтәүнең мөһимлеге һәм аларны бозуның мөмкин булган нәтиҗәләре турында мәгълүматны үз эченә алган смс-хәбәрләр җибәрү планлаштырыла.
Утырыш барышында Татарстанда 2024 елның беренче ярты елында штрафлар буенча рейтинг лидерлары турында фикер алыштылар. Бу — 6 ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен йөздән артык штраф алган кешеләр. Хокук бозучылар исемлегенә Алабуга районыннан да 4 шофер кергән. Димәк, алар бер көнгә бер штраф алган.
Балалар катнашында юл һәлакәтләре темасы да игътибарсыз калмады. Ярты ел нәтиҗәләре буенча балалар катнашында 176 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 5 бала һәлак булган һәм 192се җәрәхәтләнгән. Казанда, Әлки, Мамадыш, Түбән Кама һәм Чистай районнарында мондый һәлакәтләр санының шактый артуы күзәтелә.
Пассажир балалар катнашында 62 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 2 бала һәлак булган һәм 69 бала яраланган. Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, күпчелек очракта мондый фаҗигаләргә балаларның ата-аналары яки баланың иминлеген тәэмин итмәгән туганнары гаепле була.
Җәйге сезон башлану белән юлларда мототехника саны да сизелерлек арта.
— Кызганычка, елдан ел мондый транспорт белән идарә итүче балалар саны арта бара. Күпчелек ата-аналар үз балаларына шундый «куркыныч» уенчык сатып ала. Алар моның бик җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген тулысынча аңлап җиткерми. Бүгенге көндә мототранспорт катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала имгәнгән, — дип билгеләп үтте Айрат Сәмигуллин.
2023 елда Алабуга һәм район халкы 20 мең кешегә артты. Бу транспорт санына да тәэсир итте. Транспорт агымы хәрәкәтнең интенсивлыгына йогынты ясый. Шәһәр һәм район юл челтәренә йөкләнеш артты. Әйтик, 2022 елда Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә 9 000 автомобиль исәпкә куелган, 2023 елда — 15 900, 2024 елның 6 аенда — 9 000 диярлек. Мондый мәгълүматларны АМР башлыгы Рөстәм Нуриев китерде.
— «Алабуга» икътисади зонасы үсеше белән бәйле рәвештә шәһәрнең эчке хезмәт базарында кадрлар дефициты барлыкка килде, ул эчке эшләр министрлыгының район бүлеген дә читләтеп үтмәде. Штатның комплектланмавы — 42 процент. ЮХИДИ бүлегендә дә хезмәткәрләр җитми. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга килгәндә, монда без тротуарларга һәм яктыртуга аерым роль бирәбез. Ел саен без уртача 6 километр тротуар төзибез һәм 2 километр урам яктыртуы булдырабыз. Соңгы 2 елда 30 километр тротуар һәм 10 километрдан артык яктыртулы юллар төзелде, — дип хәбәр итте Рөстәм Нуриев.
Утырыш ахырында Айрат Сәмигуллин башкарма комитет җитәкчеләренең игътибарын проблемаларны хәл итүдә комплекслы алым кирәклегенә, шул исәптән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең нәтиҗәле эшенә юнәлтте.
− Бердәм эш һәм уртак тырышлык белән генә без гражданнарыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклап кала алачакбыз, — дип йомгаклады Айрат Сәмигуллин.
Фото: Таһир Мәхмүтов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев