Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада традицион җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры узачак

Турнирның төп призы — 40 мең сум.

16 сентябрьдә Алабугада традицион җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры узачак.

Борынгы заманнардан ук батырлар көч һәм җитезлектә ярышу өчен бергә җыелган. Моның өчен иң яхшы һәм уңайлы урыннарны сайлаганнар. Безнең көннәрдә ярышлар матур урында — федераль әһәмияттәге Алабуга шәһәрлеге мәдәни мирас объекты территориясендә уза.

Турнирда Россия һәм башка илләрдән 10 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар катнаша ала.

Проект кысаларында катнашучылар:

— уктан ату осталыгын күрсәтә алачак;

— борынгы Болгар цивилизациясе чыганакларына кагыла алачак;

— Татарстан территориясендә монгол чорына кадәр сакланган бердәнбер җир өсте корылмасын күрәчәкләр;

— кубызның тылсымлы яңгырашын тыңлый алачак;

— утта пешерелгән ризыклардан авыз итәчәк;

— борынгы мәчет урынында дога кылачаклар;

— мастер-класслар зонасына һәм һөнәрчелек товарлары ярминкәсенә барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев