Алабугада транспорт хәрәкәтен бер тәүлеккә чикләячәкләр
Чикләүләр Стахеевлар урамыннан алып Татарстанның 10 еллыгы урамына кадәр булачак.

2025 елның 8 августында 08:00 сәгатьтән Алабугада Нефтьчеләр проспекты буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Стахеевлар урамыннан алып Татарстанның 10 еллыгы урамына кадәр җылылык челтәрләрен алмаштыру буенча планлы эшләргә бәйле рәвештә чикләүләр кертеләчәк.
Машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен, урап узу маршрутлары оештырылачак:
- Стахеевлар урамы буйлап
- Азин урамы буйлап
Автомобильчеләрне алдан ук маршрутларны планлаштырырга һәм вакытлы юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев