Алабугада тренажер залына яңа җиһаз куелды
Зал «Татнефть» грантлары ярдәмендә җиһазландырылды.
«Татнефть» грантларын оту бәрабәренә, «Форпост» үзәгенең ике спорт залына өстәмә тренажерлар һәм башка җайланмалар кайтарылды.
Шәһәрнең «Форпост» үзәге директоры Любовь Степанова сөйләвенчә, грантларның берсен, 160 мең сум күләмендә, «Сәламәт яшәү рәвеше һәи туризм» номинациясе буенча, үзәкнең укыту-методика кабинеты мөдире Галина Инюшева откан. Бу чараларга спорт залы өчен тренажерлар, гантельләр, швед стенкасы, скалодром, волейбол һәм баскетбол туплары, флорбол өчен кәшәкәләр сатып алганнар.
Тагын бер грантны, анысы 250 мең сумлык, тренер Александр Обоймов откан. Ул «Самбо. 21 гасыр» юнәлешендә җиңгән. Әлеге грант акчасына нәкъ менә самбо күнегүләре вакытында кирәкле әйбер — татами сатып алынган. Моннан тыш, боксчы ператкалары һәм канат алганнар. Шул рәвешле, ике грантны гомуми максат өчен — спорт белән шөгыльләнүгә берләштергәннәр.
— Минем проект «Самбо. 21 гасыр» дип атала иде. Гаризалар күп булды, грант иясе булырмын дип уйламадым да. Ул акчаларга самбо белән шөгыльләнгәндә кирәкле нәрсәләр алынды. Безнең бурыч — чемпионнар әзерләү түгел, башта егетләрне спорт мәктәпләренә керерлек итеп тәрбияләү. Бирегә йөри башлаганда, аларның күбесе артка яисә алга таба мәтәлчек тә ата белми. Мин 1нчедән 4нче сыйныфта укый торганнарны җыям һәм аларны өйрәтәм. Ата-аналар һәм балалар белән бергәләп ярышлар уздырабыз, мәсәлән, бау тартыш буенча. Монда спорт күнегүләре генә түгел, балаларның әти-әниләре белән аралашуы да мөһим, — ди Александр Обоймов.
Әйтергә кирәк, «Форпост» үзәгенең күнегү залларында мәктәп укучылары һәм махсус урта уку йортлары студентлары гына түгел, Балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә шөгыльләнә. Әһәмиятле өстенлек шунда, тренажерлар залына бушлай йөреп була. Шәһәрнең 2нче спорт мәктәбендә дә балалар түләүсез шөгыльләнә, алар анда грант акчасына алынган яңа волейбол туплары белән уйный.
Любовь Степанова билгеләп үткәнчә, балалар күнегүләр залына рәхәтләнеп йөри. Ата-аналар да, балаларның спортка тартылуына бик шат, чөнки балалары буш вакытларын файдалы үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев