Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Тукай йолдызлыгы» дип исемләнгән әдәби укулар үтте

Китапханәчеләр балаларга бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр.

26 апрельдә шәһәр Мәдәният сараеның кече залында Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Тукай йолдызлыгы» дип исемләнгән әдәби укулар үткәрде. Кунакка шәһәребезнең 6нчы санлы мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары килде. 

Китапханәчеләр балаларга бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Әлеге чарада укучылар «Шүрәле», «Су анасы» һәм башка әсәрләр урын алган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Шулай ук алар «Читаем Тукая вместе. Тукайны бергәләп укыйбыз» муниципаль балалар әдәби акциясендә катнашты. Укучылар зур кызыксыну белән татар һәм рус телләрендә бөек татар шагыйренең «Шүрәле» әкият-поэмасын укыдылар. Чара татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев