Алабугада тукталышларны яңага алыштыру өчен 5 миллион сум акча бүлеп биреләчәк
2020 елда шәһәрдә иске тукталыш павильоннарын яңага алыштыра һәм урнаштыра башлаячаклар.
Барлыгы 20-30 тукталыш павильонын яңасына алыштыру планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә барлыгы 126 тукталыш павильоны бар, шуларның дүрттән бере быел ук яңартылачак.
Әйтик, Алабуга районы җитәкчесе аккаунтында (mr.nuriev_rustem) тукталыш павильоны моделен сайлап алу өчен тавыш бирү уза. Аның нәтиҗәләре буенча якын арада шәһәр урамнарында барлыкка киләчәк тукталыш моделе билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев