Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тыелган сайтларга реклама ясап, трафаретчылар йорт тышларын боза

Алабугалылар йорт стеналарындагы шикле сурәтләрне күреп борчыла, бу наркотиклы матдәләр сатуга ишарә түгел микән дип уйлый.

Трафарет язулар Разведчиклар, Төзүчеләр һәм Матросов урамнарында берьюлы берничә йортта барлыкка килде.

— Үзебезнең микрорайонда гына да 10 данә санадым. Алар нәкъ менә бала күзе төшәрлек урында ясалган. Ни өчен? Аларның игътибарын җәлеп итәргәме? «Весь кайф» дип аталган белдерүдә күрсәтелгән сылтама буенча үтсәләр? — дип борчыла алабугалы Ольга Роева. 

Аның сүзләренең дөреслегенә ышану өчен, без бу язуларны эзләп киттек. Разведчиклар урамындагы һәр йорт диярлек (39а, 39б, 43, 43а, 45, 48), Нефтьчеләр проспектындагы 38нче йорт, шулай ук Төзүчеләр урамындагы йортларның берничәсе, чыннан да, шундый ук трафарет белән «бизәлгән». Унбиш минут эчендә иллеләп рәсем санадык. Сүз дә юк, шәһәр өчен алар мәшәкать тудыра. Бер яктан, андый язулар төшерүче кешеләр йортларның тышын боза, чөнки өстән буяп куялар, рәсемнәр яңадан барлыкка килә. Өстәвенә, әледән-әле шулай. Икенче яктан караганда, бина диварларындагы язуларның күбесе наркотик матдәләр сату белән шөгыльләнүчеләр рекламасына охшаган. Без күрсәтелгән сылтама буенча кереп карадык, ул сайтлар Россия күзәтчелек комитеты (Роскомнадзор) тарафыннан ябылган булып чыкты.

— 1988 елның 8 гыйнварыннан кабул ителгән «Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында» Федераль закондагы (№ 3-ФЗ) 46 маддә нигезендә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр пропагандалау тыела. Әйтеп үтелгән маддә нигезләмәләрен бозган өчен РФ кануннары буенча җаваплылык та каралган. РФ АХ Кодексының 6.13 маддәсенә ярашлы рәвештә, наркотик чараларны, психотроп матдәләрне пропагандалау яисә законсыз реклама ясаган гражданнарга 5 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф; юридик зат белеме булмаган эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы затларга — 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф яисә 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген административ туктатып тору; юридик затларга — 1 миллион сумнан 1 миллион 500 мең сумга кадәр штраф яисә 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген административ туктатып тору карала. Иҗтимагый челтәрләрдә наркотик чаралар, аларны ясау, сатып алу белән, шулай ук аларны куллануга карата бәя бирү белән бәйле фотосурәтләр, аудио һәм видеоязмалар урнаштыру РФ АХ Кодексының 6.13 маддәсе 1.1 өлеше буенча квалификацияләнергә тиеш. Җәмәгать урыннарында листовкалар, брошюралар тарату, язулар төшерү (асфальтта, биналарда, корылмаларда) дә әйтеп үтелгән хокук бозуга кертелергә мөмкин, — ди Алабуга прокуроры ярдәмчесе Кристина Тиханова.

Моннан тыш, РФ ҖКның 230нчы маддәсендә наркотик чаралар яисә психотроп яки шулар ише матдәләр куллануга тарткан өчен җаваплылык каралган. Әлеге җинаятьтә гаепле зат 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Билгеле булганча, бу мәсьәлә муниципаль тикшерүгә алынган. Видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалар Алабуга Эчке эшләр бүлегенә җибәрелгән. 

Әгәр сез тыелган матдәләр турында мәгълүмат тарату шаһитлары булсагыз, күрсәтелгән телефоннар буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Алабуга Эчке эшләр бүлеге — 02 (тәүлек буе);
Наркотиклар әйләнешен тикшерү бүлеге — 7-84-29 (аноним звонок);
Алабуга үзәк район хастаханәсенең наркология бүлмәсе — 7-13-58.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев