Алабугада тыл геройларын хөрмәтләделәр
Бүләкләр, бәйрәм концерты һәм чын фидакарьлек тарихы – шулай Алабугада Волонтерлар көнен билгеләп үттеләр.
Волонтер көнендә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Алабуга волонтерларын хөрмәтләделәр. Аларның көндәлек хезмәте — меңләгән кеше өчен ышанычлы тыл.
Бәйрәм программасы «Мы вместе — za победу!» марафоныннан башланды. Сәхнәдән беренче рәхмәт сүзләре яңгырады. «Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары туганлыгы» төбәкара иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе җитәкчесе, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Руслан Балобанов волонтерларга мөрәҗәгать итеп: «Сез алгы сызыктагыларга зур мораль ярдәм күрсәтәсез», — дип ассызыклады. Ул биредә, тылда игелек кылган кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Программаның бу өлешен «Моң» этно-квартеты көйләре бизәде.
Фронтка ярдәм иткәне өчен медаль белән бүләкләнгән «Благомир» фондыннан Кадрия Самсонова тыйнак кына: «Ничектер уңайсыз... без барыбыз да монда йөрәк кушуы буенча бит. Безнең кызлар — бик эш сөючән, иртәнге сигезгә барысы да урынында», ди. «Родничок» балалар бакчасы мөдире Венера Хөснетдинова әйтүенчә, 2022 елның октябреннән аның коллективы, ата-аналар һәм хәтта балалар белән берлектә маскировка челтәрләре үрәләр, сохари киптерәләр, оекбашлар бәйлиләр, посылкалар җыялар. «Без патриотизм рухында үстек һәм аны балаларга да сеңдерергә тырышабыз. Алар шундый зур теләк белән сохариларны пакетларга салырга ярдәм итәләр! Җиңүне якынайтырга телибез», — дип уртаклашты ул.
Бәйрәм концерт залында дәвам итте. Җыелганнарны Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов сәламләде: «Сез йөрәгегезнең бер өлешен, җаныгызның бер өлешен шушы уртак эшкә бирәсез. Җиңү безнең кулда булачак». Аннары ул муниципалитет башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзонның сүзләре аеручы җылы булды: «Барыгызны да кочаклыйсым килә. Зур рәхмәт сезгә. Исегездә тотыгыз: фронт тылы белән көчле. Һәм бер үтенеч — үзегезне саклагыз һәм озак яшәгез».
«Барс» яшьләр үзәге оештырган «Ел волонтеры-2025» шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү кичәнең иң якты мизгелләренең берсе булды. Роман Епанешников тарафыннан яңгыратылган статистика үзе өчен сөйләп тора: районда бүгенге көндә битараф булмаган өч меңнән артык ирекле хезмәткәр яши, 23 ел эчендә 30дан артык ячейка төзелгән, 35 әһәмиятле проект гамәлгә ашырылган һәм 15 меңнән артык чара оештырылган.
Кичә төрле яшьтәге волонтерлар һәм юмарт меценатлар өчен ихлас алкышлар белән тәмамланды. Бүләкләүләр һәм концерт номерлары кабатланмас бәйрәм атмосферасы тудырды.
Алабуганың төп көче — аның халкының бердәмлегендә. Волонтерлар, шундый мөһим хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев