Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада укучылар йөзүдә көч сынашты

«Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында «Күңелле стартлар» муниципаль уены кысаларында ярышлар узды.

Күңелле стартларда һәркем үз осталыгын, тизлеген, чыдамлыгын һәм көчен күрсәтә ала.

Бу юлы Алабуга районының гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта махсус уку йортлары укучылары суда ярышты.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев чараның мактаулы кунагы булды. Ул катнашучыларны сәламләде һәм аларга уңышлар теләде, шулай ук күпчелекнең спорт чараларына битараф булмавына чын күңелдән шатлануын белдерде.

Укучыларга Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов та мөрәҗәгать итте.

— Хәерле көннәр! Төрле спорт төрләре буенча күңелле стартлар үткәрү инде традициягә әверелде. Районыбыз башлыгы тәкъдиме бик вакытлы һәм кирәкле булды. Бу ярышларда барыгызга да уңышлар телим, — диде ул.

— Сезне бу ярышларның башлануы белән котлыйм. Чынлыкта, алар күңелле генә түгел, бик әһәмиятле дә, чөнки Алабуга районы башлыгы, Йөзү федерациясе һәм Вадим Махеев белән берлектә, сез камилләшә алсын өчен яхшы шартлар булдырырга тырыша. Һәммәгезгә дә дистанцияне җиңел һәм тиз узарга телим, — дип билгеләде Россиянең йөзү буенча атказанган тренеры Сергей Бородин.

Ярышлар уңай дулкында узды. Барлык укучылар үз сәләтләрен күрсәтте һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Гаҗәп тә түгел, чөнки үзләрен укытучылары да хуплап, көч биреп торды.

— Мин җиңүгә өметләнәм, егетләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтәчәк. Без алар өчен бөтен мәктәп белән җан атабыз, — дип уртаклашты 3нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталия Полуйко.
Исегезгә төшерәбез, әлеге эстафета нәкъ менә Рөстәм Нуриев башлангычы белән оештырылды.

Узган сезон җиңүчеләре (1нче мәктәп, Танайка мәктәбе, 10нчы күп профильле лицей һәм Алабуга медицина көллияте) район башлыгының 1,5 миллион сумлык грантларын алды.

Ә хәзер башка мәктәпләр дә үз мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмаска һәм җиңәргә тырышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев