Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада укучыларның 75 проценты начаррак күрә башлаган

Табиб ата-аналарга игътибар итәргә кирәк булган симптомнарны атады.

— Балаларның күрү хәле бик начар, — дип зарлана АҮРХ балалар поликлиникасының Алабуга табиб-офтальмологы Азат Хәмидуллин. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрдә медицина тикшерүе вакытында укучыларның 75 процентында күрү үткенлеге кимү ачыклана. Аларның күбесе якыннан гына күрә.

Яшүсмерләр әти-әниләренә начар күрүләрен әйтергә ашыкмыйлар, алар гаджетлар белән саубуллашырга туры килер дип куркалар. Ә кече яшьтәге балалар еш кына күзләр белән бәйле үзгәрешләрне аңламыйлар.

Баланың күрү сәләте бозылуның симптомнары түбәндәгеләр булырга мөмкин:
— еш кына күзләрен уа, күрергә тырышып, күзләрен кыса;

— укыганда бер күзен йома яки, уңайлы ракурс табу өчен, башын билгеле бер рәвештә бора;

— текстны яки рәсемне яхшырак күрү өчен китапны яки телефонны алга этәрә;

— сурәтләрнең икеләнүе, баш авырту, әйләнүгә зарлана.

Азат Илһам улы билгеләп үткәнчә, бу сигналлар һәрвакытта да күрү патологияләре турында сөйләми, әмма аларны игътибарсыз калдырырга ярамый. Проблеманы вакытында хәл итү өчен балалар табиб-офтальмологында тикшерү узарга кирәк, дип хәбәр итә АҮРХ матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев