Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада укытучылар өчен ярдәм чаралары

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Мерзон хакимиятнең мәгарифкә күрсәткән ярдәм чаралары турында сөйләде.

Алабугада бер-бер артлы Тәрбиячеләр көнен, Һөнәри белем бирү хезмәткәрләре көнен һәм Укытучылар көнен билгеләп үттеләр. Котлаулардан тыш, реаль эшләр дә мөһим. Районда укытучылар өчен нинди шартлар тудырылуы турында — әлеге материалда.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон түбәндәге саннар белән уртаклашты: Алабуга бакчаларында, мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү үзәкләрендә 1127 педагог эшли. Бу безнең алтын фонд. Әмма система кыенлыклар белән дә очраша, бу табигый күренеш: бүген мәктәпләрдә 38 вакансия бар, ә балалар бакчаларына тагын 140 хезмәткәр кирәк.

Алабуга әлеге проблеманы хәл итү өчен уникаль алымнар куллана. Муниципалитет район башлыгы җитәкчелегендә күп кенә ярдәм чараларын башлап җибәрде.

«Һичшиксез, безнең педагоглар һөнәри осталыкны һәм финанс керемне арттырырга мөмкинлек бирә торган барлык грант конкурсларында да катнаша. Әмма мин районда күрсәтелә торган ярдәм чараларына тукталырга теләр идем» — диде Елена Мерзон.

«Мобиль укытучы». Берничә предметны алып баручы яки төрле учреждениеләрдә эшләүче авыл мәктәпләре укытучылары хезмәт автомобиле алырга мөмкин. 2021 елдан 6 автомобиль тапшырылган (якынча 4,8 миллион сум). Муниципалитет шулай ук барлык чыгымнарны каплый.

Алабуга муниципаль районы башлыгының «Безнең яңа башлангыч сыйныф укытучысы» гранты. Район булачак башлангыч сыйныф укытучылары өчен көллияттә уку өчен түли. Хәзер бу программа буенча 17 студент белем ала, ә беренче чыгарылышның 4 белгече 2026 елда эшли башлар дип көтелә. Проектка 3,7 миллион сум җибәрелгән инде.

Яшь укытучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү. 2025 елдан 35 яшькә кадәрге 3 елга кадәр стажы булган педагоглар районда 5 ел эшләү шарты белән 400 мең сум акча ала. Быел түләүләргә 4,4 миллион сум юнәлдерелгән.

Алабуга муниципаль районы башлыгының «Күңелле стартлар» гранты. Мәктәпләр арасында уздырылучы спорт ярышлары инде дүртенче ел җиңүче учреждениеләргә 1,5 миллион сум акча алырга мөмкинлек бирә. Бу еллар эчендә мәгариф оешмалары спорт залларын ремонтлауга, җиһазлар һәм инвентарьлар сатып алуга 24 миллион сум акча юнәлткән.

Алабуга муниципаль районы башлыгының еллык гранты. БДИда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән мәктәпләр 500әр мең сум ала. Ике ел эчендә Алабуга мәктәпләре йөз балл алган 9 укучы әзерләгән өчен 4,5 миллион сум акча алган.

Читтән килгән укытучыларга ярдәм. 2025 елдан торак арендалаучы 10 педагогка аена 30 мең сумга кадәр аренда түләве компенсацияләнәчәк.
Балалар бакчалары хезмәткәрләре өчен ташлама. 2026 елдан мәктәпкәчә учреждениеләрнең яшь белгечләре һәм педагог-пенсионерлары үз балалары өчен балалар бакчасы хакының 50 процентын гына түләячәк. Бу чара 101 хезмәткәргә кагылачак.

Барлык бу проектлар — бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә системалы эш. Педагогларыбызга ярдәм итеп, без Алабуга районының матур киләчәген билгелибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев