Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада укытучыларга автомобиль ачкычлары тапшырылды

Ачкычлар «Мобиль укытучы» проекты кысаларында бирелде.

Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков шәһәр һәм район тормышына багышланган киңәйтелгән киңәшмәдә ике укытучыга «Лада Гранта» автомобиле ачкычларын тапшырды.

«Мобиль укытучы» проекты кысаларында Олы Шүрнәк урта мәктәбендә белем бирүче ике укытучы машина ачкычлары алды:

Сәлимов Илгиз Хәлим улы — тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы,
Сәлимова Рәмзия Тәлгать кызы — инглиз теле укытучысы.

Укытучылар Мамадышта яши һәм менә инде өченче ел рәттән Алабуга районына килеп балаларга белем бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев