Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясе башланды

Алабуга муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе акция үткәрү планын әзерләде.

Татарстанда 13-24 март көннәрендә «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы үткәрелә. Алабуга муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе акция үткәрү планын әзерләде, «кайнар» телефон линияләре номерлары билгеләнде, гражданнардан килгән сорауларга җавап бирү өчен дежур тору расписаниесе төзелде:

Алабуга эчке эшләр бүлеге: дүшәмбе-якшәмбе — тәүлек әйләнәсендә, тел. 7-84-30

НАРКОТИКЛАР ӘЙЛӘНЕШЕН КОНТРОЛЬДӘ ТОТУ БҮЛЕГЕ: 89997587989 Дмитрий.

Мәгариф идарәсе: дүшәмбе-җомга, 14.00-17.00 сәгатьтә, тел. 7-87-94.

Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты: тел. 7-13-58, дүшәмбе-якшәмбе — тәүлек әйләнәсендә.

«Шанс-Өмет» диагностика һәм консультация үзәге, дүшәмбе-җомга, 08.00-17.00, тел. 3-71-47.

Наркотиклар куллану һәм тарату урыннары турында белсәгез, 89997587989, 7-84-30 номерлары буенча наркоконтроль бүлегенең ышаныч телефонына шалтыратыгыз. Шалтырату аноним. Моннан тыш, бу номерларга шалтыратып, наркотик кулланучыларны диагностикалау, дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча киңәшләшә аласыз. Мөрәҗәгатьнең анонимлыгы гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев