Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада үлүчеләр саны туучылар саныннан югарырак

Бу хакта шәһәрнең төп трибунасыннан Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев хәбәр итте.

Узган ел йомгаклары буенча Алабуга районында, тулаем ил буенча кебек үк, катлаулы демографик вәзгыять саклана: үлүчеләр саны туучылар саныннан югарырак булып кала.

Бу хакта шәһәрнең төп трибунасыннан Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев хәбәр итте.

Үлемнең төп сәбәбе булып кан әйләнеше системасы авырулары — инфарктлар, инсультлар, гипертония (46%) кала. Икенче урында — яңа барлыкка килгән шешләр (15%), өченчедә — тышкы сәбәпләр, шул исәптән җәрәхәтләр (11%).

«Бу саннар эшнең төгәл векторын билгели: авыруларның нәкъ менә шушы төркемнәрен профилактикалауны, иртә диагностикалауны һәм дәвалауны көчәйтү мөһим», — дип хәбәр итте баш табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев