Алабугада «Университет сменалары» уза
Алабуга институтында Донецк Халык Республикасы мәктәп укучылары өчен «Университет сменалары» башланды.
Алабугада 10 көн. Бу вакыт эчендә алар югары уку йортының музей комплексын, К. А. Вәлиев исемендәге фәнни Коллаборация йортын күрәчәкләр, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концертында булачаклар, спорт чараларында катнашачаклар, шәһәр һәм Татарстан традицияләре белән танышачаклар.
Алабуга институты яңа кушылган территорияләрдән балаларны 4нче мәртәбә кабул итә.
— «Университет сменаларын» без җәй көне дә уздырдык, хәзер бу икенче смена булачак. Бу юлы безгә Донецк Халык Республикасыннан балалар килде. Алар өчен бай программа әзерләдек: белем бирү дәресләре, мәдәни һәм иҗади чаралар планлаштырылган. Балалар белән безнең институтның педагогика юнәлеше буенча белем алучы студентлар җитәкчелек итәчәк, — дип аңлатты смена кураторы, Алабуга институтының тәрбия һәм социаль эш буенча директор урынбасары Дарья Касаева.
Билгеләп үтик, «Университет сменасы» проекты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында яңа кушылган территорияләрдән балалар Россия Федерациясе тарихы һәм мәдәнияте, Татарстан Республикасы һәм Казан федераль университеты белән танышалар.
КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев