Алабугада унынчы Зур этнографик диктантны яздылар
Алабугадагы диктантта 60 кеше катнашты.
Алабуганың А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә базасында Зур этнографик диктант үтте. Быел Бөтенроссия акциясе унынчы мәртәбә узды.
Алабугадагы диктантта 60 кеше катнашты. Алар арасында Россия мәдәниятләренең күптөрлелеген ассызыклап, милли киемнәр киеп килүчеләр дә бар иде.
Акция башланыр алдыннан катнашучыларны Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов сәламләде. Ул төрле халыкларның дуслыгында һәм бердәмлегендә илнең көче һәм уңышы булуын билгеләп үтте.
45 минут эчендә катнашучыларга Россия халыкларының гореф-гадәтләренә, телләренә һәм тарихына кагылышлы 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Җыярга мөмкин булган максималь нәтиҗә — 100 балл. Быел катнашучыларга беренче тапкыр үз сорауларын СВО зонасыннан хәрбиләр видео форматында бирде.
Мәйданчыкның кураторы, Татарстан халыклары ассамблеясенең Алабуга районындагы вәкиллеге директоры Зөләйха Әмирбәкова тәэсирләре белән уртаклашты: «Хәтта мине дә җитди уйланырга мәҗбүр иткән сораулар булды. Ләкин шунысы кызык та — безнең бөек илебез турында һәрвакыт өйрәнерлек нәрсәләр бар»
Катнашучылар үз нәтиҗәләрен 12нче декабрьдә, РФ Конституциясе Көнендә, бөтен ил буенча диктантка йомгак ясалганда белә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев