Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада урамнар һәм проспектларны төзекләндерәләр

Шәһәр һәм йорт тирәләре аварга торган агачлардан, куе үскән куаклардан чистартыла.

Иске агачлар урынына җыйнаклап кына яңа агач үсентеләре, куаклар һәм чәчәкләр утыртып баралар.

— Бүгенгә 5 меңнән артык үсенте — нарат, миләш, юкә, пирамидасыман тупыллар утыртылган. Тынычлык проспектында яшеллек урынын төзекләндерәләр. Туфракның бер өлеше алына, иске агачларның тамырларын казып алып ташлыйлар, кара туфрак китерәләр. Көзен биредә миләш үсентеләре, куаклар утыртылачак. Аннары инде эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырып, яктырткычлар куячаклар, — ди инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесенең урынбасары вазифаларын башкаручы Алена Миннебаева. 

Яшеллек — чәчәкләр, үсентеләр, агачларга шәһәрдә зур игътибар бирелә, аларны даими карап тору таләп ителә. Яшел үсентеләргә тырышып су сибәләр, матурлап кисеп торалар, төрле ашламалар кертәләр. Болар шәһәребез урамнары зәвыклы төс алсын өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев