Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада урамнарны яктыртуны модернизацияләү эшләре төгәлләнде

Проект кысаларында яңа баганалар куелды һәм кабель линияләре салынды.

Алабугада урамнарны яктыртуны модернизацияләү эшләре төгәлләнде. Проект кысаларында яңа баганалар куелды һәм кабель линияләре салынды.

Шәһәрнең берничә мөһим участогында яктырткыч конструкцияләр барлыкка килде. Әйләнеч шоссесында 17 багана, Нефтьчеләр проспектында 168 яңа фонарь урнаштырдылар. Шулай ук Тынычлык проспектыннан Яшьләр урамына кадәрге участокта яктырту яңартылды, анда 23 багана барлыкка килде.

Эшләр башка территорияләргә дә кагылды: Мәрҗани урамында 7 багана, «Адымнар» комплексы районында — 17, Танайка шоссесына керү юлында 10 яңа яктырткыч конструкция урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, урамнарны яктыртуда җитешсезлекләр турында 8-917-220-22-81 телефоны буенча хәбәр итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев