Алабугада ут белән саксыз эш итү аркасында өч янгын чыккан
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
19 июльдән 25 июльгә кадәр янгын-коткару бүлегенең элемтә пультына янгыннар турында 3 хәбәр килгән. Бу хакта күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хәбәр итә.
Беренче очракта авария нәтиҗәсендә транспорт чарасы янган, икенче очракта — Мәскәү урамы буенча урнашкан бинага ут капкан, өченчесе чүп-чар яну белән бәйле.
Янгыннарның төп сәбәбе — ут белән саксыз эш итү. Ут нәтиҗәсендә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев