Алабугада үткән алты ярминкәнең нәтиҗәләре
Алабугада үткән алты ярминкәдә 13 миллион 610 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.
Бу хакта АМР башкарма комитетының сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү секторында хәбәр иттеләр. 32 тонна кәбестә, 104 тонна бәрәңге, 8 тонна кишер, 38 тонна суган, 7,5 тонна сыер ите, 2 тонна дуңгыз ите, 17 тонна арыш һәм 18 тонна бодай сатылган.
Һәр ярминкәдә йорт тавыклары, бал, җиләк-җимеш, бакча үсемлекләре, сөт һәм казылык продукциясе, кием-салым, аяк киемнәре сатып алырга мөмкин.
Билгеләп үтик, ярминкәдә югары сыйфатлы продуктларны үтемле бәядән саталар. Мисалга, кәбестә, бәрәңге, чөгендерне килограммы 25 сумнан, суганны — 30 сумнан, сыер итенең килограммы 500 сумнан һәм аннан да югарырак, дуңгыз итен 270 сумнан сатып алырга мөмкин.
Ярминкәләр һәр шимбәдә 28 декабрьгә кадәр узачак. Сәүдә «Мираж» сәүдә үзәге янындагы территориядә 9.00 дән 15.00 гә кадәр оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев