Алабугада үз юлыңны кайдан табарга? Җавап — «СигНатура» проектында
«Мине кызыклы шәхес буларак чакырдылар». Көтмәгәндә мин искиткеч үзенчәлекле «СигНатура» проекты герое булдым.

Алабуга үзенең бөек шәхесләре белән дан тота: Бехтерев, Шишкин, Дурова, Цветаева кебекләр шәһәребезнең йөзе булып тора. Алар яшәгән, иҗат иткән урыннарны күрү өчен ел саен йөзләрчә мең туристлар шәһәребезгә агыла. Алар — безнең тарих, безнең шәхесләребез...
Ә бүгенге көндә шәһәребездә үз урынын, үз эшен тапкан, башкалар белән тәҗрибә уртаклашырдай кешеләр бармы? Бу сорауга җавапны А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре үзләренең «СигНатура» дип исемләнгән проектта эзли. Нинди проект соң бу?
«СигНатура» — 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге кызыклы һәм уңышлы алабугалылар белән очрашулар сериясеннән гыйбарәт булган уникаль проект. Аның төп максаты — амбицияләрне зур шәһәрдә генә тормышка ашырырга мөмкин дигән ышануны кире кагу.
Әлеге проект берьюлы берничә юнәлештә файдалы. Беренчедән, очрашуларда башка шәһәрләрдән килгән йолдызлар түгел, ә җирле халык чыгыш ясый. Үз тәҗрибәләре белән алар Алабугадан китмичә үзеңне табарга мөмкин икәнлеген исбатлыйлар. Икенчедән, проект яшьләргә Алабугага карашларын яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә. Һәм, ниһаять, проект һәр катнашучыга үз соравын бирергә, үз фикерен әйтергә һәм чын, эчтәлекле әңгәмә алып барырга өйрәнергә мөмкинлек бирә.
«СигНатура» проекты кысаларында Алабуга яшьләре хәзерге Алабуганың йөзен тудыручылар белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек алды инде. Кунаклар арасында Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников, танылган фотограф Юлия Корнилова, яшь блогер, фотограф, видеограф Алмаз Мәһадиев, «Яңа татар пьесасы-2019» конкурсы премиясе лауреаты, драматург Артур Шәйдуллин һәм Алабуга блогеры, фотограф, Экзотариум һәм чәчәк кибете хуҗасы Дионис Король бар иде.
Көтмәгәндә-уйламаганда, мин дә әлеге проектның кунагы булып куйдым. Татар әдәбияты бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипованың «СигНатура» кунагы булу тәкъдиме минем өчен көтелмәгән булды. Ләкин шул ук вакытта мондый чарага кунак буларак, алай гына да түгел, кызыклы шәхес буларак чакыру алу минем өчен бик зур дәрәҗә. Журналистикага бер ел элек кенә килсәм дә, минем эшемне шулай югары бәяләүчеләр барын күрү — бик күңелле. Инде шундый уңышларга ирешкән кешеләр белән бер исемлектә булу — үзе бер зур казаныш.
Очрашуга Алабуга институтының татар бүлегендә белем алучы кызлар килде, бу мине аеруча сөендерде. Чөнки үзем дә мин шул бүлекне бетереп, татар журналистикасы дөньясына ачкыч таба алдым. Биредә алган белемем, тел байлыгым, тәрҗемә күнекмәләре бүгенге көндә дә эшемдә миңа бик ярдәм итә.
Студент кызларга мине шулай якын итеп килгәннәре өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. «Очрашу ничек үтәр? Мин үзем турында бөтенләй сөйләргә яратмыйм, бигрәк тә зур аудиториягә» дип борчылган идем, ләкин чара бик җылы атмосферада узды. Моның өчен Гүзәлгә дә рәхмәт, ул әзерләгән сораулар чын журналистларныкы кебек — эчтәлекле дә, кызыклы да. Якын кешеләрем белән сөйләшеп утырган кебек булдым.

Шулай дикъкать белән тыңлап кына калмыйча, кызыксынып, сораулар да бирделәр кызлар. Бу инде үзе бер күңелле күренеш. Чөнки була шундый очрашулар, кунак сөйли, ә аудиториядән кире элемтә юк. Шуның өчен сорау биргәннәренә күңелем дә күтәрелеп китте әле. «Киләчәктә үзеңне кем итеп һәм кайда күрәсең?», «кемнән интервью алырга хылланасың?» дигән сораулар мине чын-чынлап уйланырга мәҗбүр итте.
Әле очрашудан соң да үземне буш кул белән җибәрмәделәр. Искитеч матур, затлы китап бүләк иттеләр. Татарлар шулай инде ул, кунакка да күчтәнәч белән йөриләр, кунакның үзен дә күчтәнәчсез калдырмыйлар. Киң күңелле, кунакчыл халык без, шул халыкның бер өлеше булуым белән чиксез горурланам. Татар телендә сөйләшә, иҗат итә алуым, алай гына да түгел, эшемнең дә татар, туган телем белән бәйле булуы да минем өчен зур бәхет. «Алабуга нуры»нда мин үземнең юлымны, үземне таптым. Безнең газетаны укучыларга, татар телен зурлаучыларга шулай ук рәхмәтемне белдерәсем килә. Татар матбугаты яшәвен дәвам итсен иде, чөнки сүз — ул искиткеч көчле инструмент. «Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың» дигәннәр бит борынгылар һәм моның белән килешмәү мөмкин түгел...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев