Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада үзәк чыршы ачылды

Бәйрәмдә муниципаль конкурсларда катнашучыларга бүләкләр бирелде.

Яңа елга кадәр санаулы көннәр калды, һәм, традиция буенча, якынлашып килүче бәйрәм алдыннан Алабуга районының төп чыршысы ачылды. Бәйрәм тамашасы кичә Чебурашка ял паркында узды. Бәйрәмдә Кыш бабайлар парады узды. Алабугалылар Кыш бабайлар һәм Кар Кызы белән Яңа елның төп символын — чыршыны сәламләделәр. 

Алабугалыларны, район башлыгы исеменнән башлык урынбасары Олег Колпаков котлады.

Котлау сүзләреннән соң ул муниципаль конкурсларда катнашучыларга — «Иң яхшы Кыш Бабай» һәм кар сыннары конкурсында катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Кыш бабайлар арасында төп призны шәһәр мәдәният сарае Кыш бабае алды, ә иң матур фигура өчен 3нче мәктәп, 1нче гимназия, 5нче, 25нче, 35нче балалар бакчаларында катнашучылар бүләкләнде.

Алабугалыларга бәйрәм кәефен бу көнне шәһәр коллективлары һәм Әлмәттән урам театры бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев