Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Үзбәкстан гражданнары Президент сайлауга алдан тавыш бирүдә катнашты

Татарстанда бүген барлыгы 80 меңләп Үзбәкстан гражданы яши.

Татарстанда Үзбәкстан Президентын сайлауга алдан тавыш бирү бара. Сайлау урыннарының берсе Алабугада урнашкан.

Безнең районда яшәүче Үзбәкстан гражданнары иртәнге сәгать 9дан тәкъдим ителгән дүрт кандидат арасыннан берсен сайлап, тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланды. Президентлыкка кандидатлар турында мәгълүмат аерым стендта урнаштырылган иде.

− Июльнең 5ендә районнарда тавыш бирү төгәлләнде, 9ында Казандагы генераль консульcтвода узачак, шуңа кадәр өлгермәгәннәрнең барысы да тавыш бирә ала. Июльнең 10ында без тавыш бирү нәтиҗәләрен Татарстан һәм Үзбәкстан хөкүмәтләренә тапшырачакбыз. Мин Республика Хөкүмәтенә рәхмәтлемен, алар безгә, ватандашларыбызның һәммәсе дә, бер кеше дә калмыйча, Конституция белән бирелгән хокукыбыздан файдалану өчен шартлар булдырды. Үзбәкстан Хөкүмәтенә рәхмәт, чөнки элек Ватаныбыздан читтә булганда сайлый алмый идек, хәзер Үзбәкстаннан безгә сайлау комиссиясе җибәрәләр, − дип сөйләде ТР Үзбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Абдуманоб Абдусатаров.

Ул безнең республикада 25 елдан артык яши, сайлауларның яхшы оештырылуын әйтә. Сайлау участокларында чын бәйрәм ясаулары аеруча күңелле, концертлар куеп, иҗат чыгышлары күрсәтәләр.

− Безнең өчен бик уңайлы. Үзебезне өйдә кебек хис итәбез. Монда эшлибез дә һәм сайлыйбыз да. Лаеклы кандидат өчен тавыш бирдем. Илебез өчен ышанычлы карарлар кабул итәр дип өметләнәм, − ди Турдали Ташланов, ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасында эшли. Аның белән бергә хезмәттәшләре дә тавыш биргән.

Татарстанда бүген барлыгы 80 меңләп Үзбәкстан гражданы яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев