Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада үзенчәлекле балалар ат спорты белән шөгыльләнә алачак

«Кентавр» ат спорты мәктәбендә иппотерапияне үстерергә телиләр.

«Кентавр» ат спорты мәктәбендә төзелеш эшләре тәмамлану алдында. Планлаштырылган эшләрнең төп этабы үтәлгән инде, хәзер төзекләндерү эшләре башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, биредә төзелеш эшләре 2019 елда башланган иде. Бу вакыт эчендә якынча 15 мең квадрат метр мәйданлы территория сизелерлек үзгәрде. Биредә административ-көнкүреш комплексының, җәйге ат абзарының, блок-модульле котельныйның, «Бочка» манежының һәм уникаль зур манежның яңа биналары барлыкка килде.

− Күренми торган, ләкин эшләргә кирәк булган бик күп вак эш калды. Асфальт һәм брусчатка җәелгән инде, яшелләндерүне төгәлләргә һәм вак җитешсезлекләрне төзәтеп бетерергә кирәк. Хәзер инженерлык челтәрләрен эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара, − дип сөйләде мәктәп директоры Ильяс Горбунов. 

Эшләрне вакытында тәмамлау өчен, эшчеләр объектта көн саен, шул исәптән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшли.

Ат спорты мәктәбе коллективының киләчәккә планнары зурдан. Анда иппотерапияне — үзенчәлекле балалар белән дәресләрне үстерергә телиләр. Хайваннар белән аралашу психоэмоциональ халәткә һәм кечкенә пациентларның физик торышына уңай йогынты ясый. Занятие вакытында тукымаларда кан әйләнеше көчәя, нерв, сөяк-мускул, сулыш, эндокрин һәм башка системаларның торышы яхшыра.

Моның өчен махсус токымлы ике ат сатып алыначак. Бу атлар киң аркалы, тыныч атлый, димәк, балалар өчен куркынычсыз. Мондый күнегүләр өчен махсус тренер да бар.

Сүз уңаеннан, ат мәктәбенең бөтен территориясе мобильлеге аз булган гражданнар өчен җайлаштырылган. Административ-көнкүреш комплексы бинасында санузеллар тоткычлар белән җиһазландырылган, инвалид креслосын якынрак китерү мөмкинлеге булсын өчен, кул югычларның тумбасы юк, пандуслар ясалган, администраторны чакыру төймәсе бар. Шулай ук күрмәүче кешеләрне ияртеп йөрүче этләр өчен махсус урын җиһазландырылачак, аларны анда калдырырга һәм администратор ярдәме белән мәктәптә шөгыльләнүне дәвам итәргә мөмкин булачак. 

Сәламәтлекләре ягыннан үзенчәлекләре булган гражданнарның зур манежда узучы ярышларны карау мөмкинлеген дә исәпкә алганнар. Манеж якынча 150 урынга исәпләнгән. Инвалид коляскаларында йөрүче тамашачылар да ат чабышын карый алсынга трибуналар махсус электр күтәргеч белән җиһазландырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев