Алабугада узган атнада 287 кеше ОРВИ белән авырган
Алдагы атна белән чагыштырганда бу 91 очракка артыграк.
Авыручыларның 236сы – балалар. Грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. 20 кеше "ОРВИ" диагнозы белән хастаханәгә салынган, шул исәптән 17 бала. Медицина хезмәткәрләре профилактика чараларын үтәргә чакыра. Витаминнар кабул итәргә, суган-сарымсак ингаляциясе ясарга, битлек кияргә һәм вируска каршы препаратлар кулланырга. Инфекциягә шикләнгән очракта үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, ә табибны өйгә чакыртырга һәм дәвалаучы табиб билгеләү буенча гына дарулар кабул итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев